ФАКТО’РИЯ и. ингл. 1) Колония яки бәйле илләрдә һәм өлкәләрдә чит илләрнең сәүдә конторасы һәм сәүдәгәрләр бистәсе. Сәүдә флоты да үсә, илдән ерак булган чит җирләрдә хәрби ныгытмалар, сәүдә факторияләре барлыкка килә. Казан утлары 2) Гомуми торак массивлардан еракта урнашкан промысел тармакларындагы социаль-тәэминат пункты. Авырсак, фельдшер килеп карый, фактория безгә бөтен кирәк-яракны биреп тора. Казан утлары |