ФА’КТОР и. лат. Берәр процессны, вакыйганы тудыра торган шарт, сәбәп, этәргеч көч . Электрон хисаплау машинасы, теге яки бу тискәре фактор булган тәкъдирдә, күлнең үзен ничек тотасын шактый төгәл исәпләргә мөмкинлек бирәчәк. Р.Мостафин. Әмма исереклек җинаятьне арттыручы фактор гына бит. Х.Вәлиәхмәтов |