ФАКТОГРА’ФИК с. Фактографиягә нигезләнгән, фактларны анализ ясамый гына теркәгән. Иске дәвер мәдәниятебез һәм әдәбиятыбыз тарихын өйрәнгәндә, без «Асар» материалларыннан башка фактографик төгәл һәм фәнни эзлекле рәвештә гамәл итә алмаячакбыз. М.Госманов. Чынлыкта гамәлдәге белем – фәнни эшчәнлекнең шушы вакытка бердәм нәтиҗәсе, фактографик тасвирламасы файдаланыла. Фәнни Татарстан |