ФА’КТИК с. 1) Фактта булган, чын, хакыйкый дәлилләргә таянган. Тарихи тикшеренүләрендә автор татар, рус, гарәп, фарсы һәм төрек телләрендә язылган беренче кулъязма тарихи чыганаклардан җыелган фактик материалларга таянып гамәл кыла. М.Госманов. «Төгәл саннарын, даталарын да әйтим әле», – дип уйлады Таһир һәм иң элек фактик материаллардан башлады. Г.Ахунов

2) Чын, чынбарлыктагы, факттагы. Гәрчә рәсмән гәзитнең мөхәррире һәм нашире башта М.Путиляков, аннары Ф.Туктарый һәм С.Рәмиев исәпләнсәләр дә, «Таң йолдызы»ның фактик җитәкчесе, аңа рух биреп торучы кеше Г.Исхакый була. Р.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә