ФАКТ и. лат. 1. 1) Булган хәл, вакыйга, хакыйкый чынбарлык. Безнең зур өметләребез, матур хыялларыбыз тормыш фактына әйләнде, дигәндә генә, бөтенесе шулай киредән сүтелерме икәнни? Г.Ибраһимов. Чемпионда районыбызның алдынгы колхозын җитәкләүче Мостафа Фәләхов үзе дип, бу фактка аерым игътибар юнәлттеләр. Р.Мөхәммәдиев 2) Мисал, аерым очрак. Әмма көтмәгәндә шундый факт килеп чыккач, кызыксынып куясың. М.Җәлил 3) Бәхәссез нигез, дәлил. Бу факт опера театрының художество җитәкчелегенә яхшы ук талантлы көчләр тартылуын күрсәтә иде. М.Җәлил 2. хәб. функ. сөйл. Бәхәссез дөреслек, чынбарлык. Ә инде биргән эшне алырга теләмисең, – анысы факт. Р.Ишморат 3. фактта рәв. мәгъ. Чынлыкта, чынында . Фактта ул производство новаторы булудан туктады. Б.Камалов. Исемлек фактта төзелмәгән |