ФАКСИ’МИЛЕ и. лат. 1. Имзаның, язу рәвешенең, документның, кулъязманың, картинаның төгәл күчермәсе . Галимнәр «Нәһҗел-фәрадис»нең Мисыр аша Истанбулга эләккән бу кулъязмасын да Идел буендагы Сарай шәһәреннән чыккан дип исәплиләр, төрек галиме Я.Экман аның факсимилесын бастырып чыгара. Татар әдәбияты тарихы. Борынгы кулъязмаларның факсимилеларын булдыру 2. с. мәгъ. Төгәл кабатланган. Факсимиле басма 3. рәв. мәгъ. Үзгәртмичә, төгәл кабатлап. Авторның кулъязмаларын факсимиле нәшер итү |