ФА’КЕЛ и. гр. 1) Таяк очындагы чүбеккә яна торган катнашма сеңдереп, шуңа ут элдереп файдаланыла торган яктырту җайланмасы. Теләк булса, порох базына янган факел тотып төшәсең. Ф.Кәрим. Төн икән, караңгы, Насыйбулла әфәнде безнең янда --- факел тотып тора. А.Расих 2) Нефтькә ияреп чыккан табигый газ агымына ут элдерүдән күтәрелгән ялкын. Ул якта күк төнлә дә кызгылт, газ факелларының шәүләсе төшә. С.Сөләйманова. Кая карама, анда буровой вышкалары утыра, факеллар яна. Х.Камалов ◊ Факел булу Әйдәп бару, маяк булу. Факел булып ян ил өчен, бөек илнең бөек кешесе. Ә.Ерикәй ФА’КЕЛЧЫ и. 1) Факел йөртүче 2) Ут төртүче, яндыручы. Ә мондый ерткычлыкларны эшләү өчен, үзенең башкисәрләреннән [немецлар] заслоннар, факелчылар калдыра. Ә.Айдар ФАКС и. лат. 1) Электрон почта ярдәмендә текст, схема, сызым, фотографияләр җибәрә торган элемтә системасы. Конференциягә килүчеләр хезмәт күрсәтүне тулысынча компьютерлаштырып алып бару тәртипләрен интернет, ксерокс, факс, электрон почта, видеотелефон эшчәнлекләре белән тәфсилләп карадылар. Т.Нәҗмиев. Факс аша Удмуртия хәрби комиссарына килгән хатның күчермәсен батырның туганнарына җиткерәләр. Мәдәни җомга 2) Шундый элемтә системасы буенча алынган материал, мәгълүмат. Факс кабул итү 3) Шул элемтә аппараты. --- [авыл] өйләрендә, космик корабтагы кебек, бөтен электрон җиһазлар шыплап тулган: монда интернет та эшләп тора, сканерлар, факслар, видеокамералар, лазерлы принтерлар – барысы да авылга хезмәт итә. Ф.Бәйрәмова. Соңгы модельдәге факс. Офиска факс урнаштыру 4) Шундый элемтә өчен урнаштырылган аппарат номеры. Оешманың телефонын һәм факсын язып бирү |