ФАЙДАСЫЗ с. 1. 1) Файдасы булмаган, файда итми торган. Файдасыз низаг вә җәнҗалны бетермәк булдылар. М.Гафури. Син яшәмә җирдә файдасыз бер түмгәк булып тигез урында. М.Җәлил 2) Табыш китерми торган, төшемсез. Хәйләсезгә дөнья файдасыз. Әйтем. Төзелеш әйберләренә, ягулыкка, утка бәяләр арту нәтиҗәсендә, урындык ясап сату файдасыз, зарарлы, чыгымлы була башлады. Т.Галиуллин 3) Нәтиҗәсез, өметсез, кирәксез. Колхоз җитәкчеләре һәм бригадирлар аларны эшкә тартып булмый торган көчсез, файдасыз артык тамаклар дип кенә карыйлар. М.Җәлил 2. рәв. мәгъ. Бушка, тиккә. Ләкин хәзер артык сүз көрәштерүне файдасыз тапты. Ш.Камал |