ФАЙДАЛЫ с. 1. 1) Файда китерә торган, файдасы тиярлек. Киләчәк көндә хөрмәтле вә файдалы кешеләр булуыгызны ата вә анагыз һәрвакыт өмет итеп торалар вә Аллаһы Тәгалә хәзрәтеннән сорыйлар. Р.Фәхреддинов. Әйе, сез зур кешеләр булдыгыз, илгә, дәүләткә кирәкле, файдалы кешеләр булдыгыз, хәзер шуның әҗерен күрәсез, рәхәтен чигәсез! Ә.Еники 2) Дәвага яраклы, шифалы. Тәмле дә, күңелле дә булу өстенә файдалы да дип беләм мин сагызны. Тешләрне, яңак мускулларын ныгыта. Р.Фәттахова. Терелү-яшәү өчен, җәнлекләр дә нәкъ менә кирәкле, файдалы үләнне барып таба... Ш.Галиев 3) Табышлы, төшемле. Файдалы сәүдәләр, һөнәрләр тирәсендә яһүд тә немец кына. Ф.Әмирхан. Мондый шартларда эшмәкәрләргә кыйммәтрәк әйберләр белән сату итү файдалырак, чөнки табыш күбрәк. Ф.Зариф 4) Әһәмиятле, тормыш өчен кирәкле булган, мөһим. Әнисе аңа бик файдалы киңәшләр, хәйләле юллар өйрәткән дә икенче көнне тагын да ауга киткән. А.Алиш. --- бу хезмәтебез кирәкле, файдалы кулланма була алса, без үз максатыбызга ирештек дип санар идек. И.Низамов 5) Аерым мәнфәгатьләрне яклаган, төрле максатларга яраклаштырылган. Үз тәкъдимнәребез белән барабызмы, чакырып алалармы, судка барабызмы – һәркайда үзебезгә файдалы мәсьәләләрне куярга тырышабыз. Р.Вәлиев. Бу эштә тарихка үзе өчен файдалы ялган сәхифәләр өстәү һәвәслеге белән Иван Грозный аеруча таныла. Р.Вәли 6) Халык хуҗалыгы өчен кирәкле, әһәмиятле, кыйммәтле. Әфганстанда күптөрле файдалы казылмалар: нефть һәм күмер, тимер рудасы, алтын һәм көмеш, төрле металл рудалары, кыйммәтле ташлар бар. Чит илләрнең экономик географиясе. Геологоразведчиклар илебезнең төрле почмакларында, моңа кадәр кеше аягы басмаган сукмаклар буйлап, файдалы казылмалар эзлиләр. Казан утлары 2. рәв. мәгъ. Уңайга, җайга китереп. Син бер дә уңайсызланма, Әнвәр, мәгариф органнарында эшләү үзең өчен дә файдалы булыр. Ш.Камал. Үзе файдалы тапканча тота ала иде. Г.Әпсәләмов |