ФАЙДАЛАНУЧЫ и. Нәрсәдән дә булса файда алучы, кулланучы. Сәнгать әсәрләренең социаль табигатен аңлата торган «заказчы һәм башкаручы», «иҗат итүче» һәм «файдаланучы» кебек проблемаларга да ул бары тик узып барышлый, өстән-өстән генә кагылгалый. М.Госманов. Татарстан Министрлар Кабинеты чыгарган 346 нчы карар нигезендә андый ташламалардан файдаланучылар шактый. Сөембикә |