ФАЙДАЛАНУ ф. 1) Кирәкле ихтыяҗлардан, мәнфәгатьләрдән чыгып куллану. Алпавыттан тартып алынган атларны, авыл хуҗалыгы машиналарын чиратлашып файдаланалар. Г.Ибраһимов. --- фрау аңа [Ишкәйгә] өйалдындагы радиоалгычны да файдаланырга рөхсәт итте. Т.Әйди

2) Чарага, әмәлгә әйләндерү. --- яңа элементлардан файдаландылар һәм татар музыкасыннан шактый алга киттеләр. М.Җәлил. Тормыш-көнкүреш образларыннан оста файдалана. Г.Нигъмәти

3) Хакимлектән, хокукларыннан, эш урыныннан файда алу, аларны үз мәнфәгатьләрендә куллану. Ләкин мәкалә авторы, моның белән генә чикләнмичә, Беляевны үз мәнфәгате өчен, урыныннан файдаланып, «аеруча зур күләмдә дәүләт малын үзләштергән» (ә турысын гына әйткәндә, урлаган) җинаятьче итеп күрсәтә. Ә.Еники. Усал телләргә ышансаң, алар Хәлил хакында мондый гайбәтне яратып тараттылар. Янәсе, милициядә эшләвеннән файдаланып, ул бер кыз үстереп ятучы укытучы ханымны юлдан яздырган. Т.Галиуллин

4) Мөмкинлекләрне куллану, мөмкин булганнан файда алу. Бик күптән Гәүһәргә күз атып йөргән Йосыфҗан менә шул моменттан файдалана белде. Г.Ибраһимов. Уҗым культуралары җирдәге дымны 1,5 – 2 тапкыр күбрәк файдалана алалар. Чәчү әйләнешләре – игенчелекнең нигезе

5) Ия булу, хуҗа булу. Ләбәҗдәге уку йорты безнең авылдагы төсле мәктәп түгел, мәдрәсә дип атала, аның җитәкчесе дә мулла яисә хәлфә түгел, ә дәмулла һәм бохара хәзрәт дигән титуллар белән файдалана иде. Ш.Камал. Октябрь революциясенә кадәр музыка татар культурасы үсешендә киң хокук белән файдалана алмады. М.Җәлил

6) Үзе өчен эшләтү, башкалар мәнфәгатенә эшләргә мәҗбүр итү. Сиздермичә шулай, үз эшенә файдалана фашист аларны. Ә.Исхак. Аксөякләр тоткын коллар хезмәтеннән файдаланалар. Урта гасырлар тарихы

Файдалана башлау Файдаланырга керешү. Эш коралларыннан файдалана башлау кешегә генә хас эшчәнлек – товар җитештерүне барлыкка китерә ---. А.Низамов

Файдалана төшү Тагын да бераз файдалану, күбрәк, артыграк, төгәлрәк файда күрү. Ул, бу хәлдән тиешенчә файдалана төшәргә карар биреп, бөтен ораторлык куәтен җибәреп сөйли башлады. Ш.Усманов

Файдаланып бетерү Тулысынча, беткәнче файдалану; бар булган чаралардан ахырга кадәр файдалану. Көн кичкә авышкач, монтажчы егетләр ашыга төштеләр, килгән измәне файдаланып бетерергә кирәк иде. Н.Хәсәнов

Файдаланып бетү Барысыннан да тулысынча файдалану . --- диалогларда нык сизелгән чагылыш теориясеннән файдаланып бетми. Х.Сарьян

Файдаланып йөрү Һәрвакыт, даими рәвештә файдалану

Файдаланып калу Булган мөмкинлекләрдән вакытында файдалану, файдаланырга өлгерү. Халык, көннең аязлыгыннан файдаланып калырга дип, кырга ашыкты. А.Шамов. Һәркем яз бәйрәменнән күбрәк файдаланып калырга, аның иркен һавасын күкрәгенә күбрәк тутырып калырга ашыга. Ә.Фәйзи

Файдаланып карау Тикшерү, сынау максаты белән файдалану. Син менә бер генә мәртәбә үз көчеңнән файдаланып кара әле. Тылсымлы яулык белән кем дә булдыра аны. Ә.Хәсәнов

Файдаланып килү Һәрвакыт, даими рәвештә, электән үк файдалану. Буржуазия, хосусый милек «изгелеген» халык миенә сеңдерү өчен, бөтен юллардан да файдаланып килде. М.Җәлил. Татар халкының төрки телле бабалары --- хайван исемнәренә нигезләнгән уникееллык календарьдан файдаланып килгәннәр. С.Шәрипова

Файдаланып ташлау Азга гына, кыска вакытка гына файдалану. Атом уты көйрәгән корылмалардан ерак та түгел бер якта бер-ике мәртәбә файдаланып ташланган автомашиналар, тракторлар һәм башка «төр техника зираты» санап бетергесез күп. Ә.Салах

Файдаланып тору Даими рәвештә, еш кына, әледән-әле файдалану; вакытлыча файдалану. Чөнки ул дин һәм бөтен агу-томаннарны шулай ук хезмәт халкына каршы, аларны изү өчен файдаланып тора. М.Җәлил. Юрий Петрович! Кырык икенче реверска бер створка җитми. Әллә экспортка дигәнне файдаланып торыйкмы? Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә