ФАЙДА’ ИТҮ ф. 1) Ярдәм итү, булышлык күрсәтү, булышу. Андый вакытларда мин иң кайгылы-хәсрәтле уйларны башыма китереп карыйм, --- ләкин берсе дә файда итә алмый, һаман көләсе килә. М.Әмир. Нинди могҗиза белән институтка эләккәндер, мөгаен, физикада һәм математикада осталыклары файда иткәндер! Ф.Яхин 2) Яхшылык, игелек күрсәтү; уңай тәэсир итү. Син миннән зарар күрдең, менә файда итә торган белән торырсың. Г.Исхакый. Ике еллык авыл хәяты файда иткән, иман вә куәт арттырган. Г.Ибраһимов 3) Керем алу, кулга табыш төшерү. – Алма вә җимешләр алып базарга китереп сатсаңыз, шаять, күп файда итәрсез, – диде. К.Насыйри |