ФАЙДА и. гар. 1) Уңышлы, яхшы як, уңай нәтиҗә. Кайгырудан файда юктыр. Г.Тукай. Ләкин моннан Җиһанша бабайга ни файда? Ш.Камал

2) Рәт, мәгънә. Баш күзеннән ни файда, күңел күзе күрмәсә. Мәкаль. Вакыт үтсә, үкенүдән һич файда юк. М.Гафури

3) Яхшылык, игелек. Җырлыймын, ләкин җырларымнан файда бармы халкыма? Г.Тукай. Кулымнан эш килсә, халыкка файдасы тия. Г.Бәширов

4) Керем, табыш. Һәр пар башына бер тәңкәдән никадәр файда алачакларын да исәпләп куйдылар. Г.Тукай. Бөтен чыгымнарыннан тыш сигез сум саф файда да калды. Г.Ибраһимов

5) Ярдәм, уңай якка борып җибәрерлек тәэсир. Яз җитәдер, файда юктыр, күпме гайрәтсә дә март. Г.Тукай

6) Мәнфәгать, ихтыяҗ. Мин шуны әйтергә телим: минем белүемчә, моңа кадәр берәүнең дә үз файдасы, үз зәвыгы өчен генә музыкант яисә артист булганы юк әле. Г.Бәширов. Гали мулла соңгы сүзләрен турыдан-туры үзенең шәхси файдасын күзәтеп сөйләде. Ш.Камал

Файда бирмәү Нәтиҗәсе булмау, көтелгән, өмет ителгән нәтиҗә килеп чыкмау. Ул йортның табиблары барчасы дару итеп карадылар – файда бирмәде. К.Насыйри. Ләкин андый хәлләргә буш кул гына файда бирми. Ш.Камал. Файда китерү Аерым мәнфәгатьләрне күздә тоту, кайгырту, яхшылык эшләү. Ул, Бөек Октябрьдән соң, җаны-тәне белән бирелеп, революциягә бик зур файда китерәм, дип ышанып эшләүче советчыл, намуслы интеллигентларның берсе иде. К.Тинчурин. Фашистларны җаны-тәне белән сөйми, көне-төне Ватанына файда китерү турында уйлый. Т.Әйди. Файда көтү Яхшылык өмет итү, ышану. Чын дустан гына файда көтү мөмкин. М.Гафури. Файда тидерү Яхшылык эшләү, яхшылык белән кайтару. Файда тиерү к. файда тидерү. Бәлки мин шушы кадәр зәгыйфь вә көчсез бер мәхлук булсам да, бервакыт сезгә бер файда тиерермен. Г.Тукай. Файда тию Яхшылык китерү, көтелгән уңай нәтиҗә булу. Гакыл иясенә киңәш кыйлсаң, аның гакылы сиңа йогар вә аның гакылыннан сиңа файда тияр. К.Насыйри. Менә үзенә дә файдам тия ич. А.Әхмәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә