ФАЗЫЙЛӘТ и. гар. 1) Яхшы сыйфатлылык, яхшы холыклылык. Болар инде – бөтен фазыйләттән мәхрүм кешеләр. М.Гафури

2) Өстенлек, артыклык. Бу фазыйләтләрең һәр икесеннән дә бибәһрә улан. Г.Тукай

3) Уңай як. Әмма бераз салкынлылык булса, алар синдә булган фазыйләтне уйларга да куркалар. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә