ФАЗЕ’НДА и. порт. 1) Бразилиядә зур терлекчелек яки җир эшкәртү хуҗалыгының утары 2) сөйл. ирон. Шәһәр читендәге йорт, дача. – Менә шушы була инде безнең дача. – О-о! Фазенда шәп! Гүзәлия, мин сиңа өйләнәм. Баста! [Заһид:] – Юк, Роза апа кызын миңа бирә ул. Бакчада бит җир казырга кирәк, ә син ялкау. Аманулла. Фазендам бәләкәй генә инеш буенда. К.Миңлебаев |