ФА’ЗА и. гр. 1) Табигать яки җәмгыять үсешендәге бер күренешнең яисә процессның аерым бер стадиясе, үсеш моменты. Ватан сугышы тукталмады гына түгел, бәлки, дөрләп кабынып, яңа фазага керде. Р.Әмирхан. Йокының парадоксаль фазасы арыган минең тонусын торгыза, бинокуляр күрү сәләтен үстерә. Могҗизалар энциклопедиясе

2) биол. Организмның индивидуаль үсешендәге махсус этап, бер чор. Орлыкның балавызсыман өлгереш фазасы. Күбәләкнең курчак фазасы

3) астр. Кояшның туры нурларыннан периодик кабатланып күренгән күк җисемнәре торышындагы аерым бер момент. Бүгенге көндә астрономнар айның төрле фазаларын гаять төгәл рәвештә исәпләп чыгара ала, ләкин айның күренү вакытын билгеләүдә гомуми таралган, гомум кабул ителгән бер ысул-кагыйдә юк. Мөселман календаре. Яңа ай фазасы. Тулы ай фазасы

4) физ. Тирбәлеш процессын вакытның һәр мизгелендә характерлый торган халәт, зурлык. Алмаш ток фазасы

5) Катлаулы физик, химик системаның бердәй үзлекләргә ия булган өлеше. Сыек хәлдәге фаза. Газ хәлендәге фаза

6) геол. Тау токымнарының теге яки бу характерын билгели торган иң кыска вакыт арасы

7) эл. Генератордагы уралманың аерым группасы һәм ток үткәрү өчен аңа тоташтырылган чыбык. Менә шуларның берсе, трансформаторга якыны, өзелеп китеп, югары көчәнеш үткән фазага уралып тора. Бу инде, мөгаен, буран галәмәте... Кичә бигрәк тә нык котырынды бит. Д.Бүләков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә