ФАҖИГЫЙ с. гар. к. фаҗигалы. Сезгә мин җырламыйм, сезгә башкорт булып туудан башка гөнаһысы булмаган фаҗигый язмышлы Гөлбикә моңлана ---, диясем килә иде. Г.Ибраһимов. Җир йөзендә куерган артык фаҗигый хәлләр аның ачуын кайнатамы? С.Поварисов