ФАҖИГАЛЫ с. 1. 1) Төрле һәлакәт, бәла-казалардан торган, шуның нәтиҗәсендә килеп чыккан. Көрәш һәм батырлык темасы Рәйханәнең кызганыч язмышы, фаҗигалы үлеме мотивлары белән аралашып бара. М.Җәлил. Бу фаҗигалы сугыш аркасында күргән барлык хәсрәтләребез онытылыр. Р.Ишморат 2) Авыр кичерешләрдән, тирән борчу-хәсрәттән торган. Фаҗигалы минут һәм секундлар уза. М.Җәлил 3) Аһәңендә, тавышында фаҗига булуын белдергән. Алар концерттан үзләре белән бергә киткән өч кызны күмәк булып өйләренә озатып йөргән чагында, --- әлеге фаҗигалы тавышны ишеттеләр һәм, Фәридә белән Гөлбануны шунда калдырып, --- тавыш килгән якка йөгерделәр. Ш.Камал. Ә эшелонны фаҗигалы музыка озатып калды... К.Латыйп 2. рәв. мәгъ. Һәлакәтләр белән тулы, хәвефле, казалы булып. Сәлим --- Казан институтларының берсенә кереп укый башлады, ләкин аның язмышы артык фаҗигалы булып бетте. А.Расих |