ФАҖИГА и. гар. 1) Аянычлы хәл, коточкыч вакыйга, һәлакәт. Көн уртасында үзләре белән тирән фаҗига – Рәүфнең үле гәүдәсен алып кайтып керделәр. Г.Минский. Ул сиңа шушы сугышка, шушы фаҗигаларга, үлемнәргә үч итеп яшәргә кушты... Г.Гыйльманов

2) Зур кайгы, бәхетсезлек. Яшерен шагыйрь Кәрим Мәхдүм белән Госман бу көннәрдә үзләрен бик авыру вә бөтенләй эчке фаҗига тәэсирендә кебек хис иттеләр. Г.Ибраһимов. Үтә дә якын, җир йөзендәге берни белән дә чагыштырмаслык шушы изге исемне ике мәртәбә кабатлаганда, аның кичергән барлык фаҗигасы, йөрәгенә кара кан булып урнашкан мәңгелек кайгысы кешеләрне тетрәтте. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә