ФАГОЦИТ и. лат. мед. Организмга үтеп кергән микроорганизмнарны, ят кисәкчекләрне һәм таркалган күзәнәкләрне эләктереп ала, йота, эшкәртә ала торган хәрәкәтчән күзәнәкләрнең гомуми атамасы. Лейкоцит яшь чакта үзенең кем буласын хәл итәргә тиеш. Кирәк булса, ул фагоцитка әверелә ала һәм микробларга каршы сугышка китә. Кызыклы физиология |