ФАВОРИТ и. фр. 1) Абруйлы, зур йогынтылы кешенең химаясеннән файдаланып, ярдәм алып яшәүче, аның тарафыннан якланучы кеше. Өйләнгән иптәшләре гыйлем дөньясында фаворитлар тудыралар. М.Мәһдиев. Пьедесталга әнә шулай күтәрелә фаворит, башкаларга караганда күпкә азрак эшләп тә... З.Мансур

2) Югары дәрәҗәле затның сөяркәсе. --- бу вакытта Анна Иоанновна, авырып, түшәктә яткан була. Офицер шундук патшабикәнең фавориты Биронга хәбәр итә. М.Кәбиров. Екатерина II фаворитлары

3) Үзенең осталыгы, булдыклылыгы белән башкалардан өстен булып күренгән, яхшырак дип саналган, яраткан кеше. Бу актёр – тамашачыларның фавориты

4) спорт Беренчелекне дәгъвалый алырлык спорт төре, спортчы яки ат. Оста жокей фаворит булмаган юртакны да беренче алып килергә мөмкин. Ялкын. Спорт державасы саналган ил хәтта фаворит саналган уен төрләрендә дә (хоккей, фигуралы шуу, чаңгы) җиңелүгә дучар булды. Кәеф ничек?



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә