ФА’БУЛА и. лат. әд. Әдәби әсәрнең эчтәлеге, сюжет үсеше, андагы вакыйгаларның эзлекле сурәтләнеше. Г.Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романы «Фәхрине үтереп ташладылар» дигән атаклы җөмлә белән башланып китә дә, фабула җебе шуңа бәйле рәвештә сүтелә, үстерелә... Т.Галиуллин. Чехов, Ш.Камал хикәяләре искә төшә. Сөйләм эзлекле фабула канвасы буенча бара. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә