ФАБКОМ и. рус тар. 1) Фабриканың профсоюз комитеты. Партком белән фабком теш-тырнак белән каршы торган чагында, миңа берүземә мәсьәләне чишү кыенрак шул. Ш.Камал. – Ике китек язмыш бер булсын, өйләнешик булмаса, – дигәч тә, фабком рәисе Динә ханым янына киңәшкә йөгерә Наҗия. Р.Камалетдинова

2) сөйл. Фабриканың профсоюз комитеты рәисе. Фабкомның әйтүенә караганда, сез миңа, премия итеп, автомобиль алып бирү турында сөйләшкәнсез икән. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә