ҮШӘНЛӘНҮ ф. Үшәнгә әйләнү. Үз көенә чабып барган ат та, үшәнләнеп, адымлауга күчте. Н.Хәсәнов . Битараф без: үшәнләнгән, Үтмәсләнгән, өшәнгән... Л.Шагыйрьҗан

Үшәнләнә башлау Үшәнләнергә тотыну . Күчтәннән чыгып, Ирәндеккә җитәр-җитмәстән, ат үшәнләнә башлады. Т.Гарипова

Үшәнләнеп бетү Тәмам үшәнләнү. Кулындагы куянның шактый ук батыр һәм йөгерек куян икәнен белгән хәлдә, без, укучылар, күңелдәге арысланның дөньяга чыгуыннан да өмет өзмибез, тик ул арыслан күңел читлегендә озак ятып, зоопарк баһадиры сыман үшәнләнеп бетмәсен иде дигән теләктә генә калабыз. Р.Вәлиев. Янгын сүндерүчеләр күптәннән эшсез ятып үшәнләнеп беткән атларын урыннарыннан кузгата алмый, кузгаткач, тәртә арасына кертә алмый азапландылар ---. Д.Каюмова

Үшәнләнеп калу Нәрсәнеңдер ахырында үшәнләнү. Аргамагым тагын уйнап китәр Иде юллар буйлап, ямь биреп... Әмма атым үшәнләнеп калды, Күңелем дә инде җимерек. Ф. Яхин

Үшәнләнеп тору Әле, хәзер үшәнләнү. Күктә кояш, тышауланган кебек, гел бер урында үшәнләнеп тора, урман артына тәгәрәп төшәргә һич тә ашыкмый. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә