ҮШӘН с. 1. 1) Ялкау, тыңламый, киреләнә торган; сүлпән (җигелә торган хайван тур.) . Ә синең коммуныңа кергән чакта, Рамай да сабан-тырма салган бер ат җигеп килде, Харис та шул ике суксаң бер атламый торган үшән алашасын җитәкләп килде. В.Имамов. Камытны аны үшән атлар гына кия. Ә мин – канатлы ат! Л.Лерон

2) Иренчәк; әкрен. Бер патшаның өч кызы булган. Икесе бик тә уңган, тиктормас, өченчесе үшән, ялкау, йокы чүлмәге булган, ди. Р.Батулла. Кышкы йокыдан айный алмыйча, иңке-миңке йөргән үшән кала халкын капылт яз бик тиз аякка бастырды. М.Әмирханов

3) күч. Акрын, сүлпән бара торган. Гадәттән тыш хәл юк шикелле, күбебез үшән, ваемсыз, томана тормыш белән яшәп ята бирәбез. Г.Ахунов

2. рәв. мәгъ. Ялкауланып, иренеп кенә; тыңламыйча; киреләнеп. Мин җирдән таза гына чыбык алдым да үшән генә басып торган алашаның җилкәсенә сыдырдым. А.Гыйләҗев

3. и. мәгъ. Ялкау, иренчәк кеше; әкрен кеше. Ил эченә сыйдырамы иләт Иләмсезне, гамьсез, үшәннәрне. Ф.Гыйззәтуллина. Синең кебек үшәннәргә генә эш юк ул, ата ялкау. К.Кара



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә