ҮЧҮ ф. диал. 1) Юкка чыгу, бетү, үлү. Шулай булгач, ничек үчмәсен ул авыл? В.Нуруллин

2) Бөлгенлеккә төшү, хәерчеләнү

3) Сүнү, сүнеп бетү

Үчеп бару Акрынлап үчү. Гореф-гадәтләре дә үчеп бара. Ә боларны тыңласаң – чәчәк атабыз, яхшы яшибез. В.Шугаев

Үчеп бетү Тәмам үчү. Монда хәлләр бөтенләй башка. Бигрәк тә хәзер, иске үчеп бетмәгән, яңа тамыр җибәрергә өлгермәгән, сыйнфый дошманнар безгә – Рәсәйдән килүчеләргә карата ышанмаучылык уятырга тырышкан көннәрдә. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә