ҮЧТЕКИЛӘ’Ү ф. 1) Үчтеки әйтеп сикертү. Уяу ятса, карашын гел әнисеннән алмый, «ыгы-ыгы» дигән аваз чыгарып көлгән я тибенгән була, кулга алмыйча, үчтекиләп сөймичә калулары читен. В.Имамов. Суга сусаган кеше кебек, шул баланы кочагына алып, сабый исен исни-исни, рәхәтләнеп сөясе, иркәлисе, үчтекилисе килде! Р.Хәбибуллина

2) күч. Бик кадерләү, артык иркәләү. Аннары китереп, әдипләрне массакүләм җитештереп булмый, ул, кем әйтмешли, данәле товар, аны берәмтекләп кенә үстерергә ярый, ләкин үчтекиләп түгел! А.Тимергалин

Үчтекили башлау Үчтекиләргә тотыну. Һәм баланы, аның кулыннан алып, тезенә утыртты да үчтекили башлады. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә