ҮЧТЕКИ ы. 1. Нарасый баланы учта сикертеп уйнатканда әйтелә. Әнисе тыштан кергән арада, эмоцияләргә бирелә: – И-и-и сеңлем, яратам бит мин сине! Үчтеки, үчтеки! – дип, фланельгә төргән баланы түшәмгә чөеп уйный. М.Мәһдиев

2. и. мәгъ. 1) Нарасый баланы үчтеки әйтеп, такмаклап, учта сикертү, ярату уены. Йа Хода, кичә генә тез башында үчтеки уйнаган сабый тәмам егет булып килә ләбаса! А.Әхмәтгалиева

2) Такмаклап, баланы иркәләү, ярату. Яшь әниләргә ярдәм йөзеннән үчтекиләрне барлап, бер җиргә тупларга булдык. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә