ҮЧЛЕК и. Явызлык, усаллык. Карьерамны бозып куяр үчлек белән, Нигә миңа вакланырга бу чүп белән! Г.Афзал. Ил-йортыгыз үчлектән җимерелгән, яңа нигезегез ялганнан корылган. Ф.Сафин. Ә инде ул сиңа үчлек белән синең якыннарыңа, син җитәкли торган коллектив кешеләренә дә явызлык эшли башласа – хәлләр яман. В.Нуруллин ◊ Үчлек тоту Үч саклау, начар мөнәсәбәттә булу. Хикмәт хаҗи кешесе бу гаиләгә үчлек тота, йорт хуҗасына төрле ялалар яга. Х.Миңнегулов |