ҮЧЛӘШҮ ф. Бер-береңә үчле булып китү, үч саклау. Бер-беребезне алдадык, үчләштек, дошманга саттык. Р.Зәйдулла. Электән, күптән килгән танышлыклары дәвамында үчләшкән чаклары да бар иде аларның, ә мондый кайгылы вакытында алай ярамый. Ф.Яхин 2) Берәүгә үчлек эшләү; үч итеп, явызлык кылу. Кем өчен үчләшә алайса? А.Гыйләҗев. «Эзләп тапкан, эте өчен үчләшергә килгән...» дигән уй аны йокыдан тәмам айнытып җибәрде, һәм ул моның төш түгеллегенә ышанды. Н.Акмал Үчләшә башлау Үчләшергә тотыну. Ә берзаманны Җантуринда да шуның төсле мыек күреп алгач, үчләшә башлаган инде бу. В.Имамов. Үчләшә башласаң, Майяга таш орган бәндәләр Нәфисәгә дә кул күтәрмәс дип кем әйтә ала? Г.Гыйльманов Үчләшеп йөрү Берникадәр вакыт үчләшү. Мирзәкәй миңа үчләшеп тә йөргән ие әле ул җылны. Л.Лерон Үчләшеп тору Даими үчләшү; әле, хәзер үчләшү Үчләшеп утыру сөйл. к. үчләшеп тору. Алты ел элек бер тапкыр сукканга үчләшеп утырмасаң... А.Фәләх |