ҮЧЛӘШТЕРҮ ф. Кешеләрне бер-берсенә үчле итү, бер-берсенә каршы котырту, араларын бозу. Ялан бия ике айгырны үчләштерер. Мәкаль. Шунысын онытма: затлы мал дошман җанына вәсвәсә сала, үчләштерә, көнләштерә, нәфесен котырта. Ф.Латыйфи

Үчләштереп бетерү Бик нык үчләштерү; барысын да үчләштерү

Үчләштереп йөрү к. үчләштереп тору

Үчләштереп кую Көтмәгәндә үчләштерү

Үчләштереп тору Әледән-әле, даими үчләштерү; әле, хәзер үчләштерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә