ҮЧЛӘНҮ ф. к. үчегү. Ындыр тулы иске кибәннәребез утырса, без дә үчләнмәс идек! М.Галәү. Нефтьчеләргә болай да сагаеп караган халык хәзер аларны каһәрләде, үчләнде. Ф.Яруллин. Нигә, нәрсә өчен миңа шулай үчләнәләр соң, ә, Ак бабай? Г.Гыйльманов Үчләнеп йөрү к. үчегеп йөрү. Заводта, компьютерда эшләмәгән өчен, баш механик Закиров миңа күпме үчләнеп йөрде, премияләрдән коры калдырды. Н.Хәсәнов. Гафур кемнәрдер аркасында авырлыклар кичерде, ләкин үпкә саклап, үчләнеп йөрмәде. Безнең гәҗит Үчләнеп китү Кинәт үчләнү. Әмма ничек кенә булмасын, аңарчы да бик үк тату булмаган монголлар белән татарлар шушы хәлләрдән соң бер-беренә тагын да ныграк үчләнеп китәләр. Р.Фәхретдинов |