ҮЧЕРҮ ф. диал. Бетерү, юкка чыгару; юк итү. Авылдагы этләрнең нәселен үчерде ул: умарта каравылчысы Хафиз карттан мылтык алып торып, сигез этнең сигезен дә үз кулы белән атып үтерде. В.Нуруллин. Зыятдин станциясендә бераз черем итү килешкәнме, алдагы бәхетсезлек тынычлыгын үчердеме – үзе дә белмәде. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә