ҮЧЕКЛӘ’Ү ф. Юри ачуны китерү, ярсыту, үртәү. Кайчакта иректә йөри торган урам этләре, бу ишегалдына кереп, бу этне котырталар вә үчеклиләр иде. Г.Тукай. Ә чык бөртекләре чәчелеп китәләр дә кабат үлән яфракларына, камылларга килеп куналар, я булмаса Хәбирнең сандалиена тулып, аны үзләренчә үчеклиләр иде. Г.Гыйльманов // Кемне дә булса мыскыллап, күңеленә тимәкче булып яки ачуын китерү нияте белән сүзләрне бозып, ямьсезләтеп яисә кабатлап әйтү, йөзне ямьсезләтеп күрсәтү, ямьсез кылану. – Мин, мин... – дип үчекләде аны Гөлфинур, иреннәрен аяусыз бөрештереп. А.Вергазов // Хәтер калырлык кушамат әйтү. Шуннан соң Зәки абый «концерт» биргән чакларда, бүтән малайлар аны «Кашшыбутерсен» дип үчекләгәндә, мин ерактан гына карый торган булдым. В.Нуруллин. Мәктәптә укыганда, үчекләп, Шариков Тузик дип йөриләр иде. Аманулла Үчекләп алу Берара, бераз гына үчекләү. Ишек ябылганда, телен чыгарып, малайны тагын бер кат үчекләп алды. Н.Акмал. Мин дә югалып калмадым, телемне чыгарып үчекләп алдым. И.Диндаров Үчекләп йөрү Гел, озак вакытлар үчекләү. Койрыгын борган кәҗә бәтие кебек: «ә-ә-ә-ә», «мә-ә-ә» кычкырмагыз, дип үчекләп йөрде үзләрен. Г.Әпсәләмов. Элегрәк Хәлил абзый аны: «Мәхәббәт гәҗите укыр көнгә калдыңмыни, кортка!» – дип үчекләп тә йөргән иде. З.Хөснияр Үчекләп килү Әлегә кадәр үчекләү. – Дилбәр – кызлар исеме ул! – дип үчекләп килдем. Р.Нуруллин Үчекләп кую Көтмәгәндә үчекләү. Һәдияне кайчакта Рөстәм Шакирович «Ярка хәтле весың юк!» дип үчекләп куя. М.Әхмәтшина Үчекләп тору Даими үчекләү; әле, хәзер үчекләү. Әйтеп тә бетерә алмадым, әле генә шыгырдап, үчекләп торган итекләрнең берсе очы белән тез астыма батып керде. И.Салахов. Аның чыгырдан чыгарасы килә, минем тын ятуыма тагын да ныграк үртәлә, күрәмсең, бертуктаусыз үчекләп тора. Ф.Баттал Үчекли башлау Үчекләргә тотыну. Куян малае аптырап тормаган, телен чыгарып, Төлкене үчекли башлаган. Г.Гыйльманов. Класс, шаулашып-гөрләшеп, Наятьне үчекли башлады ---. Н.Акмал Үчекли килү к. үчекләп килү Үчекли тору Озак, өсте-өстенә үчекләү. Төрле яктан үзен эткәли-төрткәли торгач, кыстый, үчекли торгач, Мансур түзмәде, ни булса булыр дигәндәй, кулын селтәде ---. Н.Фәттах Үчекли төшү Бераз үчекләү; тагын да ныграк үчекләү. Шунда Мансур, Илмираның үзенә карап торуын сизеп алып, башын аңа таба борды: кыз үчекли төшеп елмайган: «Шүрлисең икән, егет», – дип әйтә иде кебек аның бу шаян күз карашы. Г.Әпсәләмов ҮЧЕКТЕРҮ ф. к. үчекләү. Чатанның да Газинур абыйсын бераз үчектерәсе килде ---. А.Хәсәнов. Сүз көрәштерү икесен дә ярсытты, үртәде, үчектерде генә. Ә.Сәйфетдинов Үчектерә төшү к. үчекли төшү. Бу җавап Мусаны тагын да үчектерә төште. Ш.Маннур |