ҮЧЕГҮ ф. 1) Ачу саклау, үч йөртү. Кемгә үчексәң, шул дошман. Мәкаль. Идрис, Мөхәммәтшинга үчегеп, атлар яндырды. Н.Гыйматдинова

2) Ачулану, үпкәләү. – Син миңа үчекмә, – диде Рәфис, Шәмсүннең килеш-килбәтеннән ни уйлаганын чамалап, – үзеңә файдага әйтәм... А.Вергазов. Миңнеханга үчегеп, чит җирләрдә сукбайлыкта йөрергә җитте сиңа, туган. В.Имамов

3) Каныгу, ябышу, бәйләнү. Беркем сиңа үчекми. Барысы да сине яратып торалар. А.Гыйләҗев. Канлы көрәш эчендә Үлемнән качуы җиңел, Ул куркакка үчегә. Р.Зәйдулла

Үчегеп йөрү Озак вакыт үчегү; әле, хәзер үчегү. Завхозлыктан төшергәннәр аны, шуңа үчегеп йөри. А.Гыйләҗев. Шулай уйласам да, көне буе үземә дә, Әминәгә дә үчегеп йөрдем, һәр алган бишлесе эчемне пошырды. Л.Гыймадиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә