ҮЧ и. 1. Кайчандыр җәберләгәне, кыерсытканы өчен берәүгә булган ачу, ачулы ният, аңа карата эшләнгән явыз эш. Мин усал күңелле кара эчле хатынга әйләндем, һәр бәхетле кешегә үчем бар иде минем, ачуым! А.Гыйләҗев. Шушында сурәтләнгән Изге Мария сине ялгыш адымнардан, кызулыктан, дошманнарың үченнән сакласын. В.Имамов

2. хәб. функ. 1) сөйл. Берәр нәрсәгә бик һәвәс, оста булу сыйфаты. Убыр яңа туган баланы алмаштырып китәргә бик үч була. Ф.Урманче

2) Берәр нәрсәне бик нык ярату сыйфаты. Кәҗә кәбестәгә үч икән

3) Ачулы, үпкәле. Үз-үзеңә син үч икән, Биргәнсең кирәгеңне! М.Җәлил

Үч алу Явызлыкка җавап итеп явызлык эшләү. Бу ике кешедән, ничек кенә, кайда гына туры килмәсен, үч алырга уйлады ул. А.Алиш . Дошманнарына аннан канлы үч алырга җай чыга. А.Хәсәнов. Үч итеп 1) Ачудан; усаллыкка җавап итеп. Минем ният, хәлфәнең бу сәбәпсез җәзалавына үч итеп, өйгә кайтып китү иде. Г.Бәширов. Берәрсе миңа үч итеп эшләгән эш икәнлеге көн кебек ачык иде. В.Нуруллин; 2) Бирешмичә, көч-ихтыяр күрсәтеп . – Син нәрсә, кызлар өчен акылы булган кеше элмәккә үреләме? Үч итеп яшәргә кирәк! А.Хәйретдинова. Үч иткәндәй Тыгыз, авыр вакытта, көтмәгәндә, эшне тиз генә башкарырга теләгәндә, бәрәр каршылык, уңышсызлык килеп чыгу турында әйтелә. Башкалар киттеләр, үч иткәндәй, Вәсимә калды. А.Алиш. Үч иткәндәй, бүген бу урамда багана утлары да янмый иде. А.Гыймадиев. Үч иткән кебек к. үч иткәндәй. Үч иткән кебек, [ай] тулы йөзе белән болыт астыннан чыгып, миңа ике тапкыр карады. Г.Ибраһимов. Үч иткән шикелле к. үч иткәндәй. Иптәш малайлар, үч иткән шикелле, нигәдер гел безнең бабайлар өе тирәсендә уйныйлар. В.Нуруллин. Үч иткән сыман к. үч иткәндәй. Үч йөртү к. үч саклау. Кара җаннар Үч йөрттеләр, Төнлә өйгә Ут төрттеләр. И.Юзеев. Шунысы кызык: ул нишләптер Айсинга кинә сакламады, үч тә йөртмәде. А.Хәлим. Үч кайтару к. үч алу. Ярый, без моның үчен кайтарырбыз. А.Вергазов. Бәлки... бәлки, миңа атай өчен үч кайтарырга җай чыгадыр?.. В.Имамов. Үч кайту к. үч кану . Үч кайтты әзрәк. Сулыш алулары да җиңеләйде кебек,диде ул Андрей Борзенковка. Г.Әпсәләмов. – Син шул кызың өчен үч алдың... Я, үчең кайттымы соң? Н.Акмал. Үч кану Үч алып канәгатьләнү, үч алганнан соң, әлеге теләк бетү. Мин сорыйм синнән хәзер: үтереп үч кандымы? М.Мәһдиев. Әмма эзләүдән канәгатьләнү, үч кану дигәннең эзе дә күренми. У.Шекспир. Үч саклау Үч алу ниятен онытмау, һәрдаим үч алу җаен көтеп, сагалап йөрү. Шул эшләр аркасында аның күп дуслары рәтеннән каты үч саклаган дошманнары да туды. Г.Ибраһимов. Майяны әйтәм, бер дә үч сакламаган, киткән тагы... Г.Гыйльманов. Үч тоту к. үч саклау. Кирәк чакта ут йотыгыз – үч тотмагыз ---. Р.Әхмәтҗанов. Моңсыз кешегә үпкәли дә, үч тә тота алмый. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә