ҮТҮКЛӘ’Ү ф. 1) Үтүк яки пар ярдәмендә тигезләү, шомарту. Өстенә калын җәймә каплап, авызлары белән су бөрки-бөрки үтүкләгән кара сукно чалбарларының стрелкалары биш адымнан сызгырып, һава ярып торалар. А.Хәсәнов

2) күч. Изеп, сытып, бомбага тотып, җир өсте белән тигезләү, юкка чыгару. Америка очкычлары, козгыннар өере шикелле, дистәләп-йөзәрләп килеп, япон мәркәзенең исән калган йортларын үтүклиләр. В.Имамов. Әйтерсең лә бомбага тотканнар үзләрен, танклар белән үтүкләгәннәр. Д.Гыйсметдин

Үтүкләп алу Тиз генә үтүкләү. Иртәгә яңа эшкә чыгасы дигән көнне бердәнбер костюмын тагын бер кат чистартып, үтүкләп алды. Р.Мирхәйдәров. Онытып җибәргәнмен бит: кичә юган керләрне үтүкләп алыйм дигән идем, вакытның узганын да сизмәгәнмен, дигән булды. Г.Галиева

Үтүкләп ату Тиз-тиз генә, аннан-моннан үтүкләү

Үтүкләп бетерү Тулысынча үтүкләү; барысын да үтүкләү. – Илсөя үтүкләп бетермәгән керләрен берәм-берәм диванга томырды да, күз яшьләренә буылып, кухняга чыгып китте. А.Әхмәтгалиева. Үләм дип торам, үтүкләп бетерә яздым, илһам килми генә бит! Н.Кәримова

Үтүкләп җибәрү Бераз, җиңелчә үтүкләү. Киемнәрне киптереп, үтүкләп җибәргәч, аның кәефе күтәрелеп китте. Ф.Яруллин. Киләсе сезонда тартмасыннан чыгаргач, бөгәрләнгән кырларын үтүкләп җибәрергә була. Сөембикә

Үтүкләп йөрү Әле үтүкләү. Әнисе, Сәрвәр ханым, керләр үтүкләп йөри иде. А.Гыйләҗев

Үтүкләп кую Алдан үтүкләү. Син аларны бер арада чайкап та, үтүкләп тә куярсың инде. А.Гыйләҗев. [Мөнирҗан] Чалбарын үтүкләп куйды, пинжәгенә булган орден-медальләрен җентекләп беркетте. Н.Әхмәдиев

Үтүкләп тору Гел, һәрвакыт үтүкләү; әле, хәзер үтүкләү. Вахит барып кергәндә, Гаделнең анасы керләр үтүкләп тора иде. Г.Гыйльманов. Шулай булгач, син аны гел үтүкләп кенә тор инде. З.Мәхмүди

Үтүкләп чыгу Һәрберсен берәм-берәм үтүкләү; тулысынча үтүкләү. Күп тә калмаган. Егерме бишмәткә җиң утыртасы да төймә тагасы. Аннан аз-маз үтүкләп чыгасы. Г.Ибраһимов . Көчсез булсаң, илеңне танклар белән үтәдән-үтә үтүкләп чыгарлар... Ш.Галиев

Үтүкли бару Һәммәсен бер-бер артлы үтүкләү. Кипкән бер керне үтүкли бардым

Үтүкли башлау Үтүкләргә тотыну. Гимнастёрка белән чалбарымны да киез астына җәеп үтүкли башладым... И.Салахов. Хәмит абзый чалбарны прилавкага китереп тә сала, ни арада кабып өлгергәндер, авызыннан су бөркеп җибәрә дә әллә каян гына кайнар үтүк тартып чыгарып, чыжылдатып, үтүкли дә башлый. М.Мәһдиев

Үтүкли тору Әлегә үтүкләү. Сез менә бу төшен үтүкли торсагыз да була... М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә