ҮТҮК и. 1) Кием-салым, тукымадан тегелгән эшләнмәләрне басым астында кызу температурада тигезли торган көнкүреш техникасы. Хәмит абзый чалбарны прилавкага китереп тә сала, ни арада кабып өлгергәндер, авызыннан су бөркеп җибәрә дә әллә каян гына кайнар үтүк тартып чыгарып, чыжылдатып үтүкли дә башлый. М.Мәһдиев. Өйгә кергәч, теге яңа талонны кайнар үтүк белән тигезләдем дә, бик кадерләп, чәй кәгазенә төреп, кесәгә салып куйдым. Р.Кәрами 2) сөйл. Чәчне ике яктан кыстырып алып тигезләү, бөдрәләрен бетерү яисә бөдрәләтү, төрле форма бирү өчен хезмәт итә торган җайланма. Үтүк белән кератинның зыянын чагыштырсак, әлбәттә, кератин зарарсызрак. Әлки хәбәрләре |