ҮТҮ II ф. Яхшы кисү, үткен, кискен булу (кораллар тур.) Нигә пычаклар үтми? М.Яһудин. Ә Җиһаншин Миңлеимам абый басуда печән чапканда, иптәшләре: «Ай-һай, абый, чалгың үтә икән», – дигәннәр. Безнең гәҗит

Үтә башлау Яңа гына үтә торган булу. Менә хәзер чалгың да яхшырак үтә башлар, әүвәле тамак ялгап алыйк. Ф.Яхин. Чалгысы үтми башлагач, кулына кайрак алды Ильяс. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә