ҮТҮ I ф. 1. 1) Нинди дә булса араны, юлны узу, бер ноктадан икенчесенә кадәр килеп җитү. Ә Алмазның әнисе, ерак чакрымнар үтеп, алай көн саен килә алмый дәваханәгә. А.Хәйретдинова. Монда инде төркиләр белән кушылып атларда һәм җәяү --- Азияне аркылыга-буйга үттеләр. А.Нәҗми 2) Берәр кем яки нәрсә яныннан узу, китү. Трамвай үтеп китә, трамвай килеп җитә, ишекләре шап итә... А.Хәмзин // Нинди дә булса бер объект, урын яныннан хәрәкәт итеп, шуннан ераклашу. Тик акыл белән әни яклы булып, аныңча эшләп йөрсәм дә, иртә-кичләрен мәктәп яныннан үткән чакларда, күңел һаман шунда тарта бит, шайтан. В.Нуруллин // Хәрәкәт итеп, билгеле бер урыннан ераклашып, аны артта калдыру. Без, Самасыр авылын үтеп, аэропорт тирәләренә килеп җиткәндә, инде төш авышкан иде. В.Нуруллин. Без Чаллыны үтеп бераз баргач та, шәһәргә тоташкан диярлек зур гына авылга килеп кердек һәм бер өй янына барып туктадык. А.Нәҗми 3) Берәр киртә, тоткарлык, чик һ.б.ны кичеп чыгу, артта калдыру. – Кош очып җитмәслек илләрдән, кеше аягы басмаган җирләрдән, җиде диңгез үтеп, шарлавыклар кичеп, минем илемә – Капкорсак патша җиренә килгән осталар остасы Бикзирәк, минем сезгә сүзем бар әзрәк, – дип әйтте, ди, Капкорсак патша. А.Алиш. Тауларны үтеп булыр иде, алда Тирән чокыр бар әле. А.Гыйләҗев 4) Берәр нәрсә аша яки арасыннан керү яисә чыгу. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. А.Алиш. Арткы ишектән үттеңме? Ф.Садриев 5) Басып торган, утырган урыннан кузгалып, икенче урынга, эчкә юнәлү, шуңа барып җитү. Без Җәгъфәр белән мунча хезмәткәренә ике пул акча тоттырдык та алгы чишенү бүлмәсенә үттек. А.Тимергалин. Алар юынып, өсләрен алыштырып, исәнләшеп түргә үттеләр. Д.Булатова 6) Берәр нәрсәнең буеннан-буена еракка сузылып китү. Авыл уртасыннан боргаланып-сыргаланып агым су үтә. Г.Кутуй. Иң зур нефть торбасы да безнең басудан үтә. А.Тимергалин 7) Берәр катламны казып, чокып, тишеп бару. Борау каты доломит катламын үтеп, продуктлы горизонтка – йомшак комташка килеп керде. Ш.Бикчурин. Ташлы катламны үткәндә, бораулау торбаларының бер-берсенә ялганган урыннары нык кысыла, кувалда белән кыйнамыйча сүтеп ала торган түгел. К.Кәримов 8) Үтәдән-үтә агып чыгу, саркып керү. Яңгыр суы яка астына үтеп кергәч, лач-лач пычрак изеп, авылга кайтам. А.Гыйләҗев. Тула оекларга су үткән иде. А.Хәлим 9) Эчкә, организмга керү һәм өшеткеч белән яисә җылытып тәэсир итү. Төн болай җылы булса да, Кама җиле койрыктагы егетнең сөякләренә үтеп керде. А.Гыйләҗев. Туңуын алай сыңар колагын исәпләмәгәндә туңмаган иде, тик бөеренә салкын үткән бит. З.Мурсиев. Эченә җылы үткәч, бурлаттай кызарып чыккан Зарифа, арып-авыраеп калган гәүдәсен көчкә кузгатып, зур ягындагы диванга чыгып утырды, телевизор кабызырга үрелде. К.Кара 10) Яктылык, нур сызылу, сибелү. Тәрәзә капкачлары бер учма нур үтмәслек итеп ябылган, ак карга күмелеп утырган караңгы йорт тирәсендә байтак уралды. А.Гыйләҗев. Аннан әллә ни яктылык үтмәсә дә, ишектән өргән кебек салкын бәреп тора. Р.Мирхәйдәров 9) Тишеп керү. Йөрәк аша пуля үтә, Хыялларны җимереп. Ә.Мәхмүдов 10) Ихтыяҗ булу, базарда кулланучы тарафыннан соралу, әйбәт сатылу. Товарларыбыз үтми генә. А.Хәсәнов. Әйберләрең үтәме соң, әллә остаханәңне генә бизәп торалармы? М.Әмирханов 11) Булып узу, туктау. Яңгыр кинәт үтте, шуннан тоташ җил, эсселәр башланды. А.Гыйләҗев. Давыл үтте урман итәгеннән, богыллар тузды, агачлар сынды... Р.Зәйдулла 12) Махсус җайланмаларда эшкәртелү. Су ул, төрле тазартулар, фильтрлар аша үтеп, пар казанына керә, анда парга әйләнә. А.Алиш 13) Ашый алу, ашау теләге булу. [Дружинин:] Үткәненчә ашарбыз. (Колхозчыларга карап) Үзегез дә эшләгән кебек ашагыз. А.Алиш. Утызлап кеше эшсез утырганда, тамактан ризык үтәме? В.Нуруллин 14) Билгеле бер вакыт, вакыйгалар һ.б.ш. булып артта калу, узу. Сиңа кадәр без вакытны бушка килә һәм бушка үтә дип уйлый идек. А.Хәлим. Тик еллар үтә, могҗизаның зурысы булмый, ә көндәлек бәләкәй могҗизаны маңгай күзе күрми... А.Тимергалин. Аның хакимлек чоры тиздән үтеп китәчәк. А.Вергазов // Билгеләнгән вакыт чигенең икенче ягына чыгу. Сәер булыр микән, йөзне үтеп, Туры килсә парлап йөрергә. В.Галиев 15) Билгеле бер вакыт дәвамында бару һәм тәмамлану. «Галиябану» спектакле клубта шыгрым тулы зал белән үтте. А.Әхмәтгалиева. Бу чорда Казанда күренекле галим, врач К.Ф. Фукс йортында әдәби кичәләр, җирле халык тарихы һәм мәдәнияте турында зур сөйләшүләр үтә. Татарстан тарихыннан хикәяләр 16) сөйл. Авыртудан туктау, дәваланып, авыру китү. Дәвалаганнан соң, спазмалар үтәр. Г.Әпсәләмов. Үтте инде, сызламый башлады. А.Гыйләҗев. – Ярар, җаным, борчылма. Үтте бугай инде, – диде Мәннан тыныч кына. Аманулла 17) эвф. Үлү. Кем белә, бәлки, сиңа да Алла инсаф бирер, мөселманлыкка кайтып, иман белән дөньядан үтәрсең. Г.Камал. Ничек, күрдең, атаң Үз кулыңнан үтте, хуш бәпкәм! Б.Мирзанов 18) күч. Конкурс, сайлаулар аша кабул ителү, раслану, алыну (тәкъдим, фикер, кандидатура һ.б.ш. тур.). Университетка эләгер өчен, егерме сигез балл җитә, бер-ике кеше егерме җиде балл белән дә үтәчәк икән, дип сөйлиләр. В.Нуруллин. Син кандидатлыкка җырлап кына үттең, инде депутат булу өчен, көрәш башлап җибәр. В.Имамов 19) күч. Билгеле бер вакыт аралыгында үзләштерелергә тиешле материалны үзләштереп яисә башкарырга тиешле эшне башкарып чыгу. Армияне үттең, яшең дә бара ... Ш.Галиев. Дүртенче классны ерып үтеп, койрыкка чыкты. А.Гыйләҗев. Ун айлык кыска вакытлы курслар үтеп, яңа чыккан поручик Алексей Иннокентьевич Антоновны егерь полкына взвод командиры итеп билгелиләр. З.Зәйнуллин 20) күч. Тиз генә чагылып китү; юк булу. Йөзеннән елмаю үтү 21) күч. Күз алдына, уйга килү. Аның кызыгып йөргән гакыллы кешеләре берсе артыннан берсе күз алдыннан үтте. Г.Исхакый. Балчык койма аркылы һәрвакыт сузылып карый торган күрше кызы Сәламәтханның кара йөзем кебек күзләре дә уеннан үтте. Г.Әпсәләмов 22) күч. Тәэсир итү. Шул вакытта әллә кайдан, ерактан, җанга үтә торган моңлы көй белән әкрен генә калынрак аваз ишетелә. Гали Рәхим 23) күч. Ниндидер авырлыклар, кайгы-хәсрәт, шатлык кичерелү. Бу җилкәдән ниләр генә үтмәде 24) күч. Тикшерүгә, котрольгә, тентүгә һ.б. чараларга дучар булу. Үзегез беләсез, ремонттан яңа чыккан бу автобус руленә мин очраклы рәвештә генә утырдым, чөнки үземнең автобус профилактика үтә иде. А.Тимергалин. Медосмотр үтәргә дип кенә барган иде югыйсә. Г.Гыйльманов 25) күч. Бетү, юкка чыгу (хисләр, нәрсәгәдер сәләт тур.). Табигать тавышын, дөнья тавышын ишетәм. Балачакта һәркем ишетәдер андый тавышларны. Олыгайгач үтә ул. Г.Гыйльманов. Тик безнең үпкә тиз үтә, Без бит абый һәм сеңел. В.Хәйруллина 26) күч. Ярарлык булу, кабул ителү; бату. Бусы ярый, үтә 27) күч. юкл. Берәр нәрсә белән чикләнү, шуннан артыгын эшләмәү яки эшли алмау. Эш планнан ары үтмәү 2. ярд. ф. мәгъ. Эшне икенче бер эш арасында, шул эш барышлый башкаруны белдерә. Шулай да бер кытыршылыкны күрсәтеп үтәсе килә. А.Тимергалин. Сүз уңаеннан әйтеп үтү ◊ Үтеп-сүтеп йөрү Тегендә-монда, әле бу, әле икенче якка еш-еш һәм туктаусыз йөрү, узып тору. Көн дә яныннан үтеп-сүтеп йөрибез, ләкин эченә кергәнебез юк, анда ниләр барын белмибез. Ә.Еники. Юк, ачмыйм, биредә – кеше үтеп-сүтеп йөри торган җирдә ачмыйм. Н.Әхмәдиев. Үтеп чыккысыз Хәл ителә алмаслык, бик авыр, кыен. Бу ике зат арасында ниндидер үтеп чыккысыз киртә, күзгә күренмәс дивар барлыгын ниндидер бер эчке тоем белән аңлыйсың. А.Тимергалин. Алда бит әле үтеп чыккысыз гомер тавы. М.Галиев. Үткән дә сүткән Күптән булган, әһәмиятен югалткан. Алар инде әллә кайчан ук үткән, үткән дә сүткән. Г.Бәширов. Үткәне дә, сүткәне дә Һәммәсе дә, барчасы; кем тели, шул. Яше дә, карты да керде Сәмига янына, үткәне дә, сүткәне дә калмады, хәтта кайчандыр үпкә белдергән хатын-кызлар да ярдәм сорап килделәр үзенә. Туган як. Үткән эш Әһәмияте югалган нәрсә турында. Болар инде үткән эш... Р.Зәйдулла. Үткәндәге сүткән к. үткән дә сүткән. Матур гына аерылышыйк. Үткәндәге сүткән, өстенә үлән үскән. Р.Кәрами Үтә бару Бер-бер артлы үтү, һаман үтү. Шулай бер-бер артлы еллар үтә барды. Г.Ибраһимов. Замана үтә бара. Г.Исхакый. Тормыш аны бөтерде дә алды, Авыр дулкыннары каплады, Хезмәт белән көне үтә барды, Онытылды яшьлек чаклары. Ф.Яхин Үтә башлау Үтәргә тотыну. Эчкә салкын үтә башлагач, халык чарасын тапты: арка сугышлы уйнарга керештек һәм, чыннан да, җылындык. А.Тимергалин. Төрле яктан җыелган яшүсмер кала читендәге ачык кырда кылыч, сөңге орышы буенча күнекмәләр үтә башлады. В.Имамов Үтә бирү Бернигә карамый үтү. – Җә, синең «җәһәннәм базы»ңда хәтфә келәм түшәлмәгәндер, аяк пычрак булса да үтә бирим, – дип килеп, Урмановка кулын бирде. Г.Ибраһимов. Үтә бирә гомер урык-сурык, Алны-ялны белми дөнья куып. К.Булатова Үтә тору Һаман, туктаусыз үтү. Айлар, еллар үтә торды, егет күңелендәге сорауларның байтагысына җавап табылды, тик өзелеп көткән хат кына килмәде. А.Гыйләҗев. Ә гомер сизелмичә генә үтә торды. В.Нуруллин Үтә төшү Тагын да үтү; бераз үтү. Бу азгын көлү йөрәгемә үтә төште. Г.Ибраһимов. Һәр пешкән җимеш өзеп алынырга тиеш, хәтта вакыты үтә төшсә дә. Ф.Сафин Үтеп бару Әле үтү процессында булу; акрынлап үтү. Ләкин Ханәфи шигырьләре заманы үтеп бара шул, малай. В.Нуруллин. Ике ел әкрен генә үтеп бара иде. А.Әхмәтгалиева Үтеп бетерү Тулысынча үтү. Яраланган булу сәбәпле, солдат хезмәтен үтеп бетерә алмый. Р.Зарипов Үтеп бетү Тулысынча үтү; бик нык үтү. Ә гомерләр икән Тәмам үтеп беткән ---. Р.Вәлиева. Хисмәт исә, тешләрен шыгырдата-шыгырдата, бил сызлавын онытып, озын составның үтеп беткәнен көтеп, шулай кырыкка бөгелгән килеш басып торырга тиеш. Л.Хәмидуллин Үтеп йөрү Еш, һәрвакыт үтү; озак вакыт үтү. Аралашырга өнәмәгәнен сизенгән курсташлары да аның бусагасын үтеп йөрмәделәр. А.Гыйләҗев. Зөләйха бер атна тирәсе эшкә урнашып, медицина комиссиясе үтеп йөрде, Лена кайтканчы, аның фатирында яшәп тордылар. З.Хөснияр Үтеп китү Тиз арада үтү. Кызуы үтеп тә китте, ул тагын көлеп куйды. А.Гыйләҗев. Ике ел күз ачып йомган арада үтеп китәр, егет кайтыр, гөрләтеп туй итәрләр... А.Әхмәтгалиева Үтеп тору Бер-бер артлы, туктаусыз үтү; әледән-әле, даими үтү; әле, хәзер үтү. Вахта артыннан вахта үтеп торды. Г.Әпсәләмов. Ә көннәр, поезд вагоннары кебек, бер-беренә тагылып, туктаусыз үтеп тора. В.Нуруллин Үтеп яту сөйл. к. үтеп тору. Әмма мәдәнияттә зур дәрәҗәгә ирешкән милләтләрдә хатыннар иске түбәнлекләреннән чыктылар, үзләрен ирләрдән аерган аралыкны кайсысы үрмәләп, кайсысы адымлап, кайсысы йөгереп үтеп яталар. Г.Буби. Менә, дустым, практика үтеп ятам. Р.Хәбибуллина Үтә бару Булган берсе үтү |