ҮТМӘС с. сөйл. 1) Чарланмаган, кайралмаган, үткенәйтелмәгән; тупасланган, кисми яисә бик начар кисә торган. Бичара, үтмәс пычак илә кыра торгач, иякләрен, иреннәрен тәмам кискәләп бетергән, куллары вә авызы канга буялган. Г.Тукай. Кибет стенасындагы кызылга буялган тактага янгыннан саклану җиһазлары – төпсез чиләк, үтмәс балта, сапсыз көрәк куелган. Д.Салихов 2) Сатылмый яисә бик начар сатыла торган. Аның халкы үзе берни җитештерә алмый, тегесенең үтмәс товарын гына үзләштереп ята. З.Хөснияр. Әллә үтмәс товарлар ташыды Лилиясе, танавы да күршенеке төсле сизгер булып чыкмады шикелле, ярты бәясенә сатып чак котыла алды ул җыйган чүпрәкләреннән. К.Кара ◊ Үтмәс пычак белән сую Уңайсыз, авыр хәлгә кую. Тагын бер исәптә хата киткән – Үтмәс пычак белән суялар: харап инде, беткән баш беткән, – Карловы Варыга куалар. Г.Афзал. Үтмәс пычак белән эш итү Берәр мәсьәләдә ялгыш ысул, чара куллану турында. Әйтергә кирәк, хәзерге ноктадан караганда, мондый гамәлләр язучының беркатлылыгы, үтмәс пычак белән эш итүе дип бәяләнергә мөмкин. К.Гыйззәтов. Үтмәс товар Беркемгә кирәкмәгән нәрсә яки кеше. Бу заманда иң үтмәс товар намус булыр иде, минемчә. З.Мәхмүди. Тукып торам аңарга: – Базарда да ия чыкмый Сиңа – үтмәс товарга!.. К.Булатова |