ҮТЛӘШҮ ф. 1) Үзләштерелү, сеңү (азык тур). Май бик тизлек белән чебеннең эченә үтләште. [Чебеннең эче] --- май белән тулды. Ак юл

2) күч. Үтеп керү, бик нык тәэсир итү. Ул [көз исе], кешенең бөтен тамырларына үтләшеп, нәкъ исерткән төсле итә. Гали Рәхим. Арка-җилкәләргә үтләшкән яңгыр юеше йокымсырап барган тәнне туңдыра башлады. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә