ҮТЛӘ’Ү ф. 1) Бик күп яки бик майлы ризык ашаганнан соң күңел болгану, косасы килү. Күршеләре жәлләп сөт биргәч, сөтле аш ашыйлар да, чирләп, үтләп, өй эчләре белән авырып алалар. М.Мәһдиев. Эч буш булмасын дип ашыйбыз. Әмма ашказаны балыктан үтләгән – кабул итми. З.Мәхмүди

2) күч. Тәмам тую, ару, күрә, ишетә алмас булу . Теге вакыт Зөләйхадан шактый үтләп туктаган иде. Ф.Яруллин

3) күч. Азыну, зәһәрләнү. Бәяләр дә шашынды, бәяләрдән битәр түрәләр азынды, байлыкларына чыдаша алмый үтләделәр. Н.Хәсәнов

Үтләп алу Бераз гына вакыт үтләү, аз гына үтләү

Үтләп бетү Бик нык үтләү. Ә көн саен радио тыңлаучыларның «догалардан» инде гарык булып, үтләп бетүендә аның да, радионың да ни эше бар... Казан утлары

Үтләп тору Әле үтләү

Үтли башлау Үтләү билгеләре яңа гына күренү. Югыйсә гомер буе бер хатын белән генә торып үтли башлаган кешеләр, бигрәк тә язучының каләмдәш иптәшләре, хикәя белән үтә дә нык кызыксынып, моның өчен аның авторына даһи дигән титулны тагарга әзер торалар ---. Ф.Хөсни

Үтли төшү Бераз гына үтләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә