ҮТЛӘТҮ ф. к. үтләү . Әмма ни гаҗәп: кызык тамашалар күпкә киткәч үтләтә икән. Ф.Яруллин. Бик күп эчә алмыйм шул мин аны, үтләтә. З.Зәйнуллин Үтләтә башлау Үтләтергә тотыну. – Сине яшь малайлар үтләтә башлаган, ахры. М.Әмирханов Үтләтеп бетерү Тәмам үтләтү. Ул кадәр баллы нәрсә булгач, бик төче нәрсә булып, безне бөтенләй үтләтеп бетермәсә ярар иде дип куркам. Г.Камал. Мондый мәгълүмат инде безне үтләтеп бетерде ---. Татарстан яшьләре Үтләтеп җибәрү Бераз, кинәт үтләтү. Каймакка манчылган симез калҗалар үтләтеп җибәрсә, Сәләхнең спирты коткарды. Ф.Яруллин |