Ү’Т КУЫГЫ и. анат. Үт җыела торган әгъза. Менә нәкъ шул вакытта бөер, бавыр, үт куыгы гөрләп эшли башлый, һәм бу табигый да, чөнки табигать аларны, шулай гөрләп эшләсен өчен, синең гәүдәңнең эченә беркетеп, урнаштырып чыккан. М.Мәһдиев. Ул шүресен шунда тыгып өрергә керешә, Миңзаһитның эче тартылып күбә, үпкә-йөрәкләре, бавыр-бөерләре, үт куыгы таштай кабара. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә