ҮТКЕРЛЕК и. к. үткенлек. Ләкин мәсәлне бөтен реальлеге, политик үткерлеге һәм психологизмы белән рус әдәбиятында тудырган кеше Иван Андреевич Крылов була. М.Мәһдиев. Теле белән тегермән тарта, акылы белән дөнья кайната, үткерлеге белән кылдан нечкә, кылычтан үткер сыйрат күперен үтә белә. С.Поварисов |