ҮТКЕРЛӘ’Ү ф. к. үткенләү. Ул аны, иптәшләреннән качып, өч көн ташка ышкып үткерләде. Г.Әпсәләмов . Кылычларыгызны яхшылап чарда тотыгыз, үткерләгез! З.Зәйнуллин

Үткерләп алу Тиз арада үткерләү. Сусадым, чәй дә эчәрмен, бераз ял итәрмен, балтаны да үткерләп алырмын, дип, Әнәс өйгә керә. Туган як

Үткерләп бетерү Барысын да үткерләү; яхшылап үткерләү. «Песи ашый башлап ташлаган» кайрак пәкене бик үк үткерләп бетерә алмаган, ахры, һәр учма чәч белән тешләрне кысып, күзләрне чытырдатып йомып кына саубуллашырга туры килә. Р.Төхфәтуллин

Үткерләп җибәрү Берникадәр үткерләү

Үткерләп кую Алдан үткерләү. Хуҗасына безнең монда икәнлекне хәбәр итеп, кирәк булса, киллерларын чакыртып, мылтыкны корып, пычакны үткерләп куярлык вакыт бирелде. Т.Галиуллин. Хәнҗәр әзерләдем. Аны көн саен үткерләп куя идем. Г.Гыйльманов

Үткерләп тору Һәрдаим, еш үткерләү; әле, хәзер үткерләү. Билгесез бур коралларның берсенә дә кагылмаган, шул балтаны гына алган, күз карасыдай саклап, чәч пәкеседәй гел үткерләп кенә торган кадерле балтаны гына алган. Н.Фәттах

Үткерләп чыгу Барысын да тоташтан үткерләү

Үткерли башлау Үткерләргә тотыну . Ишекләргә заказ кимесә, вак-төяк мәшәкате чыгып тора, һич тә булмаса, тимер, агач тузаны кунган станокларны, идәнне себерергә тотына, үзенең, иптәшләренең коралларын үткерли башлый. Д.Булатова

Үткерли төшү Тагын да үткерләү; бераз үткерләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә