ҮТКЕРЛӘНҮ ф. к. үткенләнү . Өязгә чыгып йөргән кеше ил-дөнья күрә, урыс белән аралаша, үткерләнә, шомара. Т.Мөбарәков. Каләмегез тагын да үткерләнсен, иҗат чишмәгез киңәйсен, тирәнәйсен. Туганайлар Үткерләнә бару Торган саен үткерләнү . Канун шул ук: баш калыккан саен Үткерләнә бара кайчылар. Р.Аймәт Үткерләнә башлау Үткерләнергә тотыну Үткерләнә төшү Бераз үткерләнү; тагын да үткерләнү. Ләкин итальян, француз, немец, урыс операларын, үзебезнең «Алтынчәч», «Муса Җәлил» әсәрләрен, «Башмагым» музыкаль комедиясен тыңлап ләззәт алудан безнең күңелләребез байый, хисләребез үткерләнә генә төшәр иде бит. Р.Вәлиев Үткерләнеп бетү Тәмам үткерләнү Үткерләнеп китү Көтмәгәндә үткерләнү; соңгы арада үткерләнү. Зөлхәбирәнең карашы үткерләнеп китте, ул күпсанлы обой кисәкләре астыннан почмагы гына күренеп торган, зәңгәр каләм белән чуарланган кәгазьне үзенә таба тартты. Казан утлары Үткерләнеп тору Даими үткерләнү; үткер булып күренү |