ҮТКЕНЛӘ’Ү ф. 1) Кадый, кисә торган нәрсәләрне кайрап үткен итү . Берәүләр пычкы үткенли, балта кайрый, кадаклар салынган тартмаларын актара, хатын-кыз көнбагыш чиртә, кычкырыш, шау-шу, барысы да берьюлы сөйләшкән кебек, будка эче колхоз базарыдай гөж килеп тора. Р.Кәрами. Ул, бүкәнгә утырып, зең-зең пычкы я балта үткенли, үзе төш күргән шикелле хыяллана. А.Тимергалин

2) күч. Яхшырту, осталыгын арттыру, камилләштерү. Ул аларга аң һәм рух бирә, Акылларын ныграк үткенләп. Киртәләрдә туктап калдырмыйча Алып чыга хәтәр үткелдән... Казан утлары

Үткенләп алу Тиз генә үткенләү; бераз үткенләү . [Рәхилә:] Син азрак җылый тор, мин аз-маз пәкемне үткенләп алыйм, дип әйтте ди парикмахер муены киселгән бер абзыйга. А.Гыйләҗев . Бер агачны кисеп чыгаруга, чылбырны янә кайрап, үткенләп алырга туры килә. Хезмәт даны

Үткенләп бетерү Барысын да үткенләү

Үткенләп җибәрү Берникадәр үткенләү. Тырманың тешләрен үткенләп җибәрү

Үткенләп кую Алдан үткенләү . Ярый әле беркөн кул белән әйләндерә торган чарны табып, тагаракка су салып, әтисе белән балталарны үткенләп куйганнар иде. Р.Кәрами. --- малае Таһирның биле кузгалды. Гали пәкеседәй чүкеп, үткенләп куйган өч чалгы, бөтен авыл печән чапканда, тик торды. Ф.Садриев

Үткенләп тору Еш, һәрвакыт үткенләү; хәзер үткенләү. Мондый олы шәхесләр белән еш очрашып, аларның төпле фикерләрен тыңлап, үз уй-теләкләреңне үткенләп торсаң, начар булмас иде ул. Н.Гариф. Граммофон инәсен әти үзе гел кайракта үткенләп тора. Р.Зарипов

Үткенләп чыгу Барысын да үткенләү

Үткенли бару Торган саен үткенрәк итү . Киресенчә, каләмен чарлый, үткенли генә бара. Ватаным Татарстан

Үткенли башлау Үткенләргә тотыну. Аннан тегенең ботында бритвасын үткенли башлаган. Ватаным Татарстан

Үткенли төшү Тагын да үткенләү. Каләмен азрак үткенли төшсә, аның даһи әсәрләр бирә алуына бер тамчы шик юк. Г.Афзал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә