ҮТКЕНЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. үткенләү . Пычаклар үткенләнгән 2) Нечкәрү, очлаю. Аның яңак сөякләре калкып чыккан, күзләре суырылып эчкә баткан, болай да очлырак борыны без кебек үткенләнгән иде. А.Гыйләҗев 3) күч. Яхшыру, камилләшү. Андый ят, купшы, акварель төсләрдән тукылган табигать эргәсендә хәтер үткенләнә, балачак хатирәләренә бирелү хисе көчәя икән. Р.Вәлиев. Өйдән чыгуга туңдыра-калтырата, ләкин бераз баргач җылынасың, атлаган саен атлыйсы килә, бит очларының кызышканын, күзләрнең үткенләнгәнен – гомумән чибәрләнеп киткәнеңне тоясың. М.Маликова 4) күч. Чаялану; җитезләнү; усаллану. Соңгы еллардагы үткенләнгән сыйнфый дошманның сугышы безне ут белән су кебек каршы куйса да, миләрнең, йөрәкләрнең юллары тагы бергә кушылып ага башлады бугай. Г.Ибраһимов 5) күч. Киеренке хәлгә килү, ачыграк сизелеп, күренеп тора башлау . Баштарак дәрманы кузгалса да, бераз тынычлана төшкән, уйлары үткенләнде һәм шул тиклем зур акчаны бер дә юктан гына тоттырып җибәрүләренә бик ышанасы да килмәде. М.Кәбиров 6) күч. Остару, үсү. Каләме елдан-ел үткенләнә, камилләнә, үз колоритын таба килә. Т.Галиуллин. --- Татарстан нефтьчеләре коллективында шулар тудырган иҗади атмосферада Асия шикелле шунда туып үскән яшьләрнең тикшеренү, эзләнү һәм гомумиләштерү сәләте үткенләнә. Х.Зарипов Үткенләнә бару Торган саен күбрәк, яхшырак үткенләнү. Моңа үзләре хурланалар, хурланган саен, ул үткенләнә бара, аның саен ныграк ябыша бара. Г.Ибраһимов. Әдипнең каләме елдан-ел үткенләнә барды, иҗади куәте үсте. Казан утлары Үткенләнә башлау Үткенләнергә тотыну Үткенләнә төшү Бераз үткенләнү. Ләкин аның ун еллык революцион тәҗрибәсе сак булырга өнди, катлаулы вакыйгаларда чарланган сизгерлеге тагы да киеренкеләнә, тагы да үткенләнә төшкән иде. А.Расих. --- гүя меңләгән сөлектәй ир-ат һәм хатын-кыз, берсе берсенә җепсез бәйләнеп, Өязе тугайларында пакуска төште, аларның таң чыгында тагын да яшәргән, тагын да яктырган, каты кондырак үлән балавызында тагын да чарлана, үткенләнә төшкән чалгылары үзе бер симфония, үзе бер бөек операга торырлык җыру-пакусны бергәләп иҗат итә иде... А.Хәлим Үткенләнеп бетү Бик үткенләнү. Өстәвенә гомумшигърият хәзинәсендә һәр халыкның меңәр еллардан бирле шомарып, үткенләнеп беткән тапкыр сүзләрен, мәкаль-әйтемнәрен, табышмак-сынауларын да онытмыйк. Р.Фәйзуллин Үткенләнеп җитү к. үткенләнеп бетү. --- сәяси адымның кая барып чыга торганын күрер дәрәҗәдә сәяси мохит киңәеп, күз озаеп, үткенләнеп җиткәне юк иде. Г.Исхакый Үткенләнеп китү Кинәт үткенләнү; соңгы арада үткенләнү. Сөләйман үткенләнеп китә: – Ничек болай булдың дисең, Сәхип? Г.Ибраһимов. Ирешүен ирештем мин максатка, тик Саимәмнең теле дә ябыкты димме, бик үткенләнеп китте. Ә.Хәсәнов Үткенләнеп тору Даими үткенләнү. Белгәнегезчә, тик тормаган, гел җир сөргән төрән генә һәрвакыт үткенләнеп тора. Г.Каюмов |